Татарстанда коронавирустан 4 хатын-кыз үлгән
Пандемия башланганнан бирле 29 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 260 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1940, 1951, 1959 һәм 1964 елгы дүрт хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 29 гыйнварга COVID-19дан 260 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев