Татарстанда короновирустан тагын 4 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 20 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 233 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1932, 1939 һәм 1947 елгы өч хатын-кыз, 1941 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 20 гыйнварга COVID-19дан 233 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев