Татарстанда короновирустан тагын 4 кеше вафат
Пандемия башланганнан бирле 21 декабрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 174 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1976 елда туган ир-ат, 1937, 1957 һәм 1965 елда туган өч хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 21 декабрьгә COVID-19дан 174 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев