Татарстанда короновирустан тагын 5 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 27 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 252 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1951, 1955 һәм 1958 елгы өч ир-ат, 1934 һәм 1947 елгы ике хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 27 гыйнварга COVID-19дан 252 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев