Татарстанда короновирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән
Пандемия башланганнан бирле 28 ноябрьгә COVID-19дан вафат булучылар саны 136 кешегә җиткән.
1948 елгы ир-ат яңа вирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән үпкә ялкынсынуы диагнозы белән хастаханәгә китерелә. Авыруның хәле хроник чирләр сәбәпле катлаулана.
1927 елгы хатын-кыз хастаханәгә яңа короновирус диагнозы белән китерелә. Авыруның хәле шулай ук хроник чирләр сәбәпле катлаулана.
Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 28 ноябрьгә COVID-19дан 136 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев