Татарстанда короновирустан тагын 3 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 25 декабрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 182 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1937 һәм 1942 елда туган ике ир-ат һәм 1965 елгы бер хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 25 декабрьгә COVID-19дан 182 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев