Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коры һава торышы һәм көчле җил фаразлана

Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның көче 3-8 м/с тәшкил итәчәк.

Бүген, 18 октябрьдә, Татарстанда антициклон тәэсирендә кояшлы һәм коры һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез явым-төшемнәр булмаячак. Аерым районнарда төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә сакланачак, ләкин көндезге сәгатьләрдә таралачак.

Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның көче 3-8 м/с тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда аның тизлеге 12 м/с ка җитәчәк (Бофорт шкаласы буенча, 10,8 дән 13,8 м/с ка кадәр тизлектәге җил көчле дип атала).

Тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 6-11 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев