Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда күп балалы гаиләләрнең ата-аналары өчен тиредә онкологияне кисәтү өчен бушлай диагностика үткәрелә 

Проект 2022 ел азагына кадәр дәвам итәчәк.

Күп балалы гаиләләрнең ата-аналары өчен тиредә онкологияне кисәтү өчен бушлай диагностика үткәрелә.

«Меланома-Стоп» проекты 16 майдан эшли башлый. 

Проект нигезендә пациентларны Казанда һәм Чаллыда кабул итәчәкләр. Казанда Павлюхин урамы, 37 адресы буенча клиникага, Чаллыда Республика онкологик диспансерының Яр Чаллы проспекты, 18 А адресы буенча филиалына алдан язылып бару кирәк. 

Яман шеш турында шик туса, гражданнар өстәмә тикшерүләргә һәм дәвалауга җибәреләчәк.

Табиблар тәндәге миңнәрнең төсе үзгәрүгә, кычыта яки каный башлауга, тиз үсүгә игътибар итәргә киңәш итте.

Проект 16 майда старт ала һәм 2022 ел азагына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев