Татарстанда кыш аномаль җылы башланачак
Декабрьнең беренче атнасында республикада бу вакыт өчен гадәттән тыш җылы һава торышы булачак, нормадан 8-10 градуска тайпылыш күзәтеләчәк.
Декабрьнең беренче атнасында республикада бу вакыт өчен гадәттән тыш җылы һава торышы булачак, нормадан 8-10 градуска тайпылыш күзәтеләчәк. Сизелерлек кар капламы көтелми.
Атнага фараз:
Дүшәмбе: болытлы, әмма явым-төшемсез. Температура төнлә +2°C, көндез +4°C кадәр.
Сишәмбе—пәнҗешәмбе: Төнлә йомшак кырау (-1°C кадәр) һәм катнаш фазада бераз явым-төшем булырга мөмкин. Көндез явым-төшемсез, +1°С тан +3°С ка кадәр. Иртән томан булуы ихтимал.
Җомга: кич белән республиканың төньягында һәм көнчыгышында бераз кар явуы ихтимал. Көндез температура 0°C чамасы, кичкә −3°C кадәр төшәчәк.
Җил көчле булмаячак, секундына 2-3 метрга кадәр җитәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев