Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә һәм +33 градуска кадәр эссе булачак
Кайбер урыннарда боз явуы ихтимал.

Дүшәмбе, 17 июньдә, Татарстанда урыны белән бераз яңгыр ява, әмма ул кыска вакытлы булачак. Кайбер урыннарда боз явуы ихтимал.
ТР Гидрометүзәге хәбәр итүенчә, республикада җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Яшен вакытында җил көчәячәк — 15-20 м/с булачак.
Төнлә һаваның минималь температурасы +16..+21. Көндез һава +28...+33 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев