Татарстанда М12 трассасы сафка басу белән завод төзелешенә 1 млрд сум биреләчәк
Әлеге юл ил һәм республиканың икьтисад үсеше өчен мөһим.
Лаеш районында М12 трассасы сафка баскан очракта, биредә сыекландырылган (сжиженный) табигый газ җитештерелә башларга мөмкин. Проектка 1 млрд сум юнәлтү планлаштырыла. Бу турыда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов хәбәр итә.
Бу юл ил һәм республика икьтисадын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. «Бу — Мәскәүгә, Төньяк базарларга, Көньякка, Көньяк-көнчыгышка, Көнбатыш Кытайга туры юл», — дип трассаның уңайлы якларын атады район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев