Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда мәдәни мирас объектларына ел башыннан 2,5 млрд сум бүлеп бирелгән

Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе сөйләде.

Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау буенча эшкә ел башыннан 2,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта "Татар-информ«да матбугат конференциясендә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.

«Федераль үзәк һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы белән дә җайга салынган эш нәтиҗәсендә агымдагы елның сигез аенда объектларны саклап калу эшенә төбәк һәм федераль бюджетлардан 2,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде», — диде ул.

Шул ук вакытта бу суммадан 70 млн сумны фәнни-проект документациясен эшләүгә юнәлдергәннәр.

Гущин шулай ук искәрткәнчә, 2024 елда Татарстанда мәдәни мирас объектларын проектлау һәм реставрацияләүгә 5,7 млрд сум юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев