Татарстанда май бәйрәмнәрендә мәктәп укучыларының уку тәртибен аңлаттылар
Эшләүче татарстанлылар 1-3 майда һәм 7-10 майда ял итәчәк.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның май бәйрәмнәрендә ничек укулары турында аңлатты.
«Министрлык адресына ата-аналардан май бәйрәмнәрендә балаларның нинди график белән укулары турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде», диелгән ведомство хәбәрендә.
Республикада биш көнлек уку атнасы режимында укучылар, көллият һәм югары уку йортлары студентлары 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7-10 майда укымыйлар. Ә алты көнлек уку атнасы белән укучылар 1, 2 майда һәм 8-10 майда ял итә.
«Балалар бакчалары да шул график буенча эшләячәк», — дип ачыклык керттеләр министрлыкта.
Татарстанда яшәүче эш кешеләре 1-3 майда һәм 7-10 майда ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев