Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү 22 ноябрьдән башлана

Вакцинация турындагы сертификаты булмаса, пассажирны төшереп калдырачаклар. 

Җәмәгать транспортында QR-кодларны 22 ноябрьдән тикшерә башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров хәбәр итте.

«18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодсыз йөрү тыелачак. Чикләүләр җәмәгать транспортына, муниципаль һәм муниципальара маршрут автобусларына кагылачак. Таксиларга кагылмаячак», — диде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.

Спикер билгеләп үткәнчә, троллейбусларның кондукторларсыз гына булуы тагын бер хәл, мөгаен, 22 ноябрьдән алар линиягә чыгудан туктар.

Элегрәк Андрей Егоров QR-кодны керү юлында түгел, ә билет сату вакытында кондукторлар тикшерәчәк, дип сөйләгән иде. Әгәр пассажирның вакцина алу турындагы сертификаты юк икән, аны төшереп калдырачаклар. Яңалыклар җир өсте җәмәгать транспортына гына түгел, метрополитенга да кагылачак. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев