Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ноябрь башына кадәр яңгыр, томан һәм көчле җил фаразлана

Температура нормадан ике градуска югарырак.

Россиянең Европа территориясендә һава торышын Скандинавия циклоны билгели. Татарстан аның көньяк-көнчыгыш перифериясенә эләкте, анда җылы һәм дымлы һава массасы өстенлек итә, дип билгеләп үтә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республиканың кайбер районнарында яңгырлар һәм томаннар күзәтелә, ә температура нормадан ике градуска югарырак.

28 октябрьдә төбәктә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә җитди явым-төшем булмаячак, урыны белән томан сакланачак. Көндез республика территориясе аша атмосфера фронты узачак, ул 15-17 м/с тизлектәге көчле җил һәм яңгырлар китерәчәк. Төнлә һава температурасы +2...+7 градус тәшкил итәчәк. Көндез +5...+10 градус булачак.

29 октябрьдә яңгырлар сакланачак, температура төнлә +3...+8 градус, көндез +6.. +11 градус булачак. Пәнҗешәмбе көнне, 30 октябрьдә, шулай ук яңгырлар көтелә. Температура төнлә +2...+7, көндез +4..+9 градус булачак.

Беренчел фаразлар буенча, 31 октябрьдә һава шартлары вакытлыча яхшырачак. 1 ноябрьдә чираттагы атмосфера фронты бераз яңгырлар алып киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев