Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда октябрь ае бозлы яңгыр, бозлавык һәм томан белән тәмамлана

Юлларда көчле бозлавык көтелә.

31 октябрьдә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы көтелә, көчле җил, җепшек кар һәм яңгыр булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә, дип яза «Татар-информ».

Синоптиклар аерым районнарда бозлы яңгыр, бозлавык, томан һәм дымлы кар явачагын искәртә.

Төнлә һава температурасы 0..-5 градус тәшкил итәчәк, ә көндез 1 дән 6 градуска кадәр күтәрелә һәм көньяк районнарда +9 градус була.

Республика юлларында көчле бозлавык көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев