Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләре сугышчылары өчен түләүләр һәм социаль гарантияләр пакетын аңлаттылар
Хезмәтнең төп үзенчәлеге — хезмәт итү вакыты автомат рәвештә озайтылмый.
Пилотсыз системалар гаскәрләренең хәрби хезмәткәре социаль гарантияләр һәм финанс түләүләренең киң пакетына исәп тота ала. Казандагы сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин хәбәр иткәнчә, төп окладтан тыш, пакетка:
Бер мәртәбә бирелә торган түләүләр керә: федераль (400 мең сум) һәм төбәк (2,5 млн сум) түләүләре, бу 2,9 млн сум тәшкил итә.
Өстәмә түләүләр: ике вазифаи оклад һәм СВО зонасында булганда тәүлеклек (суточные) түләүләр, шулай ук дошман техникасын юк иткән өчен 5 меңнән 500 мең сумга кадәр премия.
Башка ташламалар: тупланма-ипотека системасы (НИС) буенча торак алу мөмкинлеге, республикада МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасында катнашу.
Хезмәтнең төп үзенчәлеге — хезмәт итү вакыты автомат рәвештә озайтылмый. Татарстанда гариза бирергә теләүчеләр өчен 117 нче номеры буенча кайнар линия эшли (4 нче клавиша). Тулырак мәгълүмат — heroes-tatarstan. ru. сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев