Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрен туплау башланды

Мондый контракт төгәл билгеле бер срокка төзеләчәк.

Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрен туплау башланды. Мондый контракт төгәл билгеле бер срокка төзеләчәк, шул вакыттан соң хәрби хезмәткәр яңа контракт төзергә теләк белдермәсә, эштән азат ителәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов сөйләде.

«Сайлау пункты контракт буенча хәрби хезмәткәрләрне җыю буенча бурычларны үтәүне дәвам итә. Безнең алда пилотсыз системалар гаскәрләрен формалаштыру бурычы тора. Хәзер сүз оча, йөзә һәм хәрәкәт итә торган пилотсыз системаларның барлык комплекслары турында бара. Оборона министрлыгы бу гаскәрләрдә хәрби хезмәткәрләр өчен контракт шартларын киңәйтте», — дип сөйләде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, Оборона министрлыгының уку үзәкләрендә яки БПЛА җитештерү заводларында ике айга кадәр әзерлек үтү — мәҗбүри шарт булган.

«Шулай ук контрактта сынау вакыты язылган. Төп критерий — Пилотсыз системалар гаскәрләрендә генә хезмәт итү — хәрби хезмәткәрләр башка гаскәрләргә күчерелмәячәк», — дип өстәде Козлов.

Ноябрьдә Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә Пилотсыз системалар гаскәрләре булдыру турында мәгълүмат барлыкка килде. Бу гаскәрләр башлыгы урынбасары, полковник Сергей Иштуганов хәбәр иткәнчә, яңа төр гаскәрләр структурасы расланган, җитәкчелек билгеләнгән, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хәрби идарә органнары булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев