Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда QR-кодсыз пассажирларга 30 мең сумга кадәр штраф яный 

Коды булмаган пассажирларны транспортка 22 ноябрьдән кертми башлыйлар. 

Ковидка каршы чара кагыйдәләрен бозган кешеләргә штраф күләме — 30 мең сумга кадәр булса, вазифаи зат өчен ул 50 мең сум, ә юридик зат өчен 300 мең сум тәшкил итә. Әлеге яңалыклар җир өсте транспортына гына түгел, метрополитенга да кагылачак.

Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Егоров яңа Covid-чикләүләр 22 ноябрьдән гамәлгә керәчәк, дип сөйләде. 
«18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодтан башка йөрү тыелачак. 

Чикләүләр муниципаль һәм муниципальара маршрутлар буенча автобус йөртүне гамәлгә ашыручы җәмәгать транспортына кагылачак. Таксиларга бу чикләүләр кагылмый», — дип билгеләп үтте ТР Транспорт министры урынбасары.

QR-кодны кондуктор, алдан әйтелгәнчә урамда түгел, ә билетлар саткан вакытта тикшерәчәк. Сертификатсыз пассажирларны төшереп калдырачаклар.
22 ноябрьдән QR-кодлары булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларның транспорт карталары блокировкаланачак. Вакцинация турында һәм прививка ясатырга ярамаганлык турында сертификатлары булган кешеләрнең транспорт картасы буенча чикләүләр булмаячак. Хәзер республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан медотвод булу турында QR-код эшләнә, дип билгеләп үтте Егоров.

«Декабрь өчен үз транспорт карталарына акча салган кешеләрне тынычландырасы килә: транспорт карталарының эше барлык чикләүләр бетерелгәннән соң озайтылачак», — дип мөрәҗәгать итте спикер татарстанлыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев