Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда рестораннарга төн уртасына кадәр эшләргә рөхсәт итәчәкләр

Моңа кадәр җәмәгать туклануы йортлары, яңа чикләүләр нигезендә, сәгать 23.00дән соң ябылырга һәм сәгать 6.00да ачылырга тиеш иде.

Татарстанда җәмәгать туклануы биналарына сәгать 0.00гә кадәр эшләргә рөхсәт ителәчәк, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
Моңа кадәр җәмәгать туклануы йортлары, яңа чикләүләр нигезендә, сәгать 23.00дән соң ябылырга һәм сәгать 6.00да ачылырга тиеш иде. 
Казан Кремле матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова билгеләп үткәнчә, Президент җаваплы органнарга туклану йортларының эш вакытын озайту мәсьәләсен анализларга һәм үз тәкъдимнәрен бирергә кушкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев