Татарстанда шактый җылы һава торышы саклана
Җил көньяк-көнчыгыштан.
Бүген, 3 октябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Төбәк территориясендә алмашынучан болытлы һава саклана, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк.
Иртән Татарстанда температура +2 дән +7 градуска кадәр, түбән урыннарда — 0 дән −4 градуска кадәр (Казанда +5 тән +7 градуска кадәр, түбән урыннарда +2 дән +4 градуска кадәр). Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында — +19.. +17 градуска кадәр).
Синоптиклар фаразлавынча, октябрьнең беренче ункөнлегендә республикада температура климатик нормадан өч градуска югарырак булачак, ул төбәк буенча +7,4 градус һәм Казан буенча +7,9 градус тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев