Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда санкцияләнмәгән акцияләрдә катнашкан өчен 67 кеше тоткарланды

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Узган атнада Татарстанда санкцияләнмәгән акцияләрдә катнашкан затлар тоткарланды һәм җаваплылыкка тартылды.

Шулай итеп, 24 февральдә Татарстан башкаласының Бауман урамында килешенмәгән чара оештырылды. 21 кеше тоткарланган, алар арасында 18 яшькә кадәр булган бер кеше бар.

Әлеге фактлар буенча карарлар чыгарылган инде. Катнашучыларга 5 мең сумнан алып кабат хокук бозучылар өчен 10 тәүлеккә кадәр штраф билгеләнгән.

27 февральдә мондый акцияләрдә катнашкан өчен 46 кеше тоткарланган булган. Аларга РФ КоАП 20.2 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелде.

Хокук саклаучылар законсыз акцияләрдә катнашкан өчен 20 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр административ штраф яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган, дип искәртә. Ә законны кабат бозган өчен штрафның күләме 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр артырга яки 30 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну кебек чара кабул ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев