Татарстанда шәхси банкротлык турында гаризалар саны арткан
Россиядә узган елның ун аенда физик затларны банкрот дип тану турында 517,7 мең гариза бирелгән.
Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында сөйләде, дип яза «Татар-информ».
«Ел саен банкрот дип тану өчен Арбитраж судка мөрәҗәгать итүче гражданнар саны арта. 2025 елның ун аенда мондый гаризалар (Татарстанда) 2024 ел белән чагыштырганда 20% ка күбрәк бирелгән», — дип хәбәр итте ул.
Заһидуллин билгеләп үткәнчә, узган ел башында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына банкротлык мәсьәләләре буенча республика башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү буенча яңа вәкаләтләр йөкләнгән.
«Яңа функционалны гамәлгә ашыру өчен тиешле структур бүлекчә булдырылды. Яңа вәкаләтләр кысаларында республика халкын банкротлык процедуралары, финанс яктан савыктыруның плюслары турында хокукый агарту буенча эш оештырылды», — дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев