Татарстанда социаль юл йөрү билеты бәясе артачак
Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән документ коррупциягә каршы экспертиза узды.
2025 елда Татарстанда өлкәннәр һәм балалар өчен социаль юл йөрү билетларының бәясе артачак. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип яза «Татар-информ».
Киләсе елда өлкәннәр өчен бердәм социаль юл йөрү билетын активлаштыру бәясе 630 сум, ә балалар өчен 384 сум була. Агымдагы 2024 ел белән чагыштырганда, ул өлкәннәр өчен 25 сумга һәм балалар өчен 15 сумга артачак.
Быел айлык юл йөрү билетының бәясе, 2023 ел белән чагыштырганда, өлкәннәр өчен 24 сумга һәм балалар өчен 15 сумга арткан иде.
Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән документ коррупциягә каршы экспертиза узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев