Татарстанда соңгы тәүлектә 103 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә 1 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 33 кеше хастаханәгә озатылган, 70 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 71, Чаллыда — 12, Лаешта — 5, Нурлатта — 3, Биектау һәм Түбән Камада — икешәр, Арча, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Мөслим һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
11 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 43 749 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 37 090 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 229 кеше.
Барлыгы 2 298 642 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 863 587 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев