Татарстанда соңгы тәүлектә 114 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 36 кеше хастаханәгә озатылган, 78 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 73, Чаллыда — 13, Нурлатта — 6, Питрәчтә — 5, Югары Ослан һәм Теләчедә — 3, Биектау, Лаеш, Мамадышта — 2шәр, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Саба һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
14 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 44 072 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 37 452 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 97 кеше.
Барлыгы 2 311 783 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 866 352 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев