Татарстанда соңгы тәүлектә 193 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада кичәге көндә 2 кешенең COVID-19 белән авыруы теркәлгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 193 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Яңа вирус йоктырган 59 кеше хастаханәгә озатылган, 134 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 98, Чаллыда — 32, Яшел Үзәндә — 15, Түбән Камада — 11, Актаныш, Әтнә, Зәйдә — 4шәр, Балык Бистәсе һәм Сабада — 3, Арча, Балтач, Югары Ослан, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарында — икешәр, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мөслим районнарында берешәр очрак ачыкланган.
8 декабрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 39 850 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 33 110 кеше савыккан, узган тәүлектә — 246 кеше.
Барлыгы 2 141 824 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 1 654 785 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев