Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 239 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада кичә яңа коронавирус йоктыруның 6 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 47 кеше хастаханәгә озатылган, 192 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 155, Чаллыда — 29, Алексеевск, Биектау һәм Алабуга районнарында — алтышар, Лаешта — 4, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә һәм Тукай районнарында — өчешәр, Аксубай, Арча, Яшел Үзән, Мамадыш һәм Питрәчтә — икешәр, Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Буа, Югары Ослан, Мөслим, Спас һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

8 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 32 404 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 25 948 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 37 кеше.

Барлыгы 1 692 678 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 127 854 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев