Татарстанда соңгы тәүлектә 250 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә яңа коронавирус йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 58 кеше хастаханәгә озатылган, 192 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 195, Чаллыда — 23, Түбән Камада- 5, Яшел Үзәндә — 4, Әлмәт, Питрәч районнарында — 3шәр, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә һәм Теләчедә — 2шәр, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Балык Бистәсе, Саба, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
12 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 33 397 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 26 639 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 210 кеше.
Барлыгы 1 779 616 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 213 658 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев