Татарстанда соңгы тәүлектә 26 коронавирус очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручылар ачыкланмаган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 26 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
26 кеше дә өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 11 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 12, Буада — 4, Яшел Үзәндә — 3, Апаста 2 кеше коронавирус йоктырган. Бөгелмә, Биектау, Кайбыч, Питрәч, Теләче районнарында берәр очрак теркәлгән.
1 октябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7256 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6113 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 21 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев