Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 267 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә тагын 2 кешегә коронавирус диагнозы куелган.

Яңа вирус йоктырган 81 кеше хастаханәгә озатылган, 186 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 146, Чаллыда — 27, Яшел Үзәндә — 12, Буада — 10, Түбән Камада — 8, Лаеш, Нурлат һәм Сабада — 6, Югары Ослан, Биектау, Теләчедә — 5, Питрәч һәм Балык Бистәсендә — 4, Минзәләдә — 3, Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Кукмара, Тукай районнарында — икешәр, Азнакай, Аксубай, Әлки, Зәй, Лениногорск, Мамадыш районнарында берешәр кеше йоктырган.

19 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 35 266 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 27 958 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 360 кеше.

Барлыгы 1 897 255 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 368 547 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев