Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 267 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада кичәге көндә COVID-19 белән авыручылар ачыкланмаган. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 267 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 70 кеше хастаханәгә озатылган, 197 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 153, Чаллыда — 27, Чистайда — 16, Түбән Камада — 14, Нурлатта — 6, Аксубай, Алексеевск, Лаеш районнарында — бишәр, Спас районында — 4, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лениногорск, Саба һәм Теләче районнарында — өчешәр, Әгерҗе, Азнакай, Яшел Үзән, Менделеевск районнарында — икешәр, Арча, Яңа Чишмә һәм Питрәч районнарында берешәр очрак ачыкланган.

16 ноябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 34 455 очрагы расланган.

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 27 223 кеше савыккан, узган тәүлектә — 206 кеше.
Барлыгы 1 835 881 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 1 287 954 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев