Татарстанда соңгы тәүлектә 273 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада кичәге көндә COVID-19 белән авыручылар ачыкланмаган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 273 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Яңа вирус йоктырган 69 кеше хастаханәгә озатылган, 204 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 177, Яшел Үзәндә — 29, Яр Чаллы, Арча һәм Балтачта- 10, Тәтештә — 6, Буа һәм Биектауда — 4, Кукмара һәм Сабада — 3, Апас, Югары Ослан һәм Лаешта — 2, Әлки, Әлмәт, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай, Теләче һәм Чирмешән районнарында берешәр очрак ачыкланган.
17 ноябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 34 728 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 27 406 кеше савыккан, узган тәүлектә — 183 кеше.
Барлыгы 1 857 902 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 1 287 954 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев