Татарстанда соңгы тәүлектә 28 коронавирус очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручылар ачыкланмаган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 28 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
5 кеше хастаханәләргә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 16, Яр Чаллыда — 3, Буада — 3, Югары Осланда 2 кеше коронавирус йоктырган. Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Теләче районнарында берәр очрак теркәлгән.
2 октябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7284 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6122 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 9 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев