Татарстанда соңгы тәүлектә 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
19 кеше хастаханәләргә озатылган, 14 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 14, Чаллыда — 8, Түбән Камада — 2, Азнакай, Балтач, Юиектау, Лаеш, Минзәлә, Менделеевск, Нурлат, Тәтеш һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.
20 майга Татарстанда COVID-19 белән авыруның 21 140 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 080 кеше савыккан, узган тәүлектә — 44 кеше.
Барлыгы 308 977 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 224 689 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев