Татарстанда соңгы тәүлектә 33 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 15, Чаллыда — 9, Алексеевск районында −3, Әгерҗедә — 2, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш һәм Спас районнарында берешәр кеше йоктырган.
19 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 068 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 158 кеше савыккан, узган тәүлектә — 3 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 201 236 кешегә прививка ясалган (ялларда 3 471 кешегә арткан). Шуларның 114 425е прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев