Татарстанда соңгы тәүлектә 47 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада коронавирус йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 30, Лаеш районында — 5, Чаллыда — 4, Азнакай һәм Алексеевск районнарында — 2, Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.
14 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 23 047 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 621 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 51 кеше.
Барлыгы 688 281 кешегә прививка ясалган. Шулардан 439 857 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев