Татарстанда соңгы тәүлектә 48 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 30, Чаллыда — 3, Тукай районында — 4, Югары Ослан, Биектау һәм Лаеш районнарында — икешәр, Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Минзәлә районнарында берешәр кеше йоктырган.
21 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 23 413 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 859 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 6 кеше.
Барлыгы 741 611 кешегә прививка ясалган. Шулардан 496 146 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев