Татарстанда соңгы тәүлектә 50 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада коронавирус белән яңа авыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 13, Нурлатта — 7, Чаллы һәм Балтачта — 5, Кама Тамагында — 3, Арча, Менделеевск һәм Тәтеш районнарында — икешәр, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
4 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 131 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 391 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 52 кеше.
Барлыгы 847 058 кешегә прививка ясалган. Шулардан 639 629 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев