Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 63 кешенең COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 27 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 23, Чаллыда — 18, Тукай районында — 4, Әлмәт һәм Түбән Камада — 3, Бөгелмә, Лаеш районнарында — икешәр, Алексеевск, Арча, Буа, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Лениногрск һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

1 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 27 123 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 271 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 25 кеше.

Барлыгы 1 084 698 кешегә прививка ясалган. Шулардан 953 968 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев