Татарстанда соңгы тәүлектә 80 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 39 кеше хастаханәгә озатылган, 41 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 41, Яшел Үзәндә — 10, Буада — 7, Югары Осланда — 4, Чистайда — 3, Алексеевск, Минзәлә, Түбән Камада — 2, Азнакай, Арча, Балтач, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Нурлат, Сарман һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
30 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 42 617 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 36 264 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 89 кеше.
Барлыгы 2 290 149 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 860 115 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев