Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 46 яңа очрагы теркәлгән
Алабугада яңа коронавирус йоктыручы кешеләр ачыкланмаган.
Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 24, Чаллыда — 7, Мөслим һәм Тукай районында — өчешәр, Питрәчтә — 2, Азнакай, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарында берешәр кеше йоктырган.
17 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 781 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 845 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 46 кеше.
Барлыгы 929 177 кешегә прививка ясалган. Шулардан 746 146 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев