Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 49 яңа очрагы теркәлгән
Алабугада яңа коронавирус йоктыручы кешеләр ачыкланмаган.
Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 30, Чаллыда — 10, Тукай районында — 4, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Мөслим һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
16 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 735 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 799 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 5 кеше.
Барлыгы 921 827 кешегә прививка ясалган. Шулардан 741 702 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев