Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 50 очрагы теркәлгән
Алабугада яңа коронавирус йоктыручы кешеләр ачыкланмаган.
Яңа вирус йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 26, Чаллыда — 10, Тукай районында — 4, Лаешта — 2, Аксубай, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
20 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 925 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 963 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 37 кеше.
Барлыгы 51 273 кешегә прививка ясалган. Шулардан 778 937 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев