Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан тагын 2 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 17 июньгә COVID-19дан үлүчеләр саны 523 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 2 кеше вафат.
1944 һәм 1950 елгы ике хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 17 июньгә COVID-19дан 523 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев