Татарстанда соңгы тәүлектә короновирустан өч үлем очрагы теркәлгән
Пандемия башланганнан бирле 8 декабрьгә COVID-19дан вафат булучылар саны 155 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1949 елда туган хатын-кыз, 1955 һәм 1960 елда туган ике ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган. Өч очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 8 декабрьгә COVID-19дан 155 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев