Татарстанда соңгы тәүлектә короновирустан ике үлем очрагы теркәлгән
Пандемия башланганнан бирле 7 декабрьгә COVID-19дан вафат булучылар саны 152 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат.
1946 елда туган хатын-кыз һәм 1943 елда туган ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган. Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 7 декабрьгә COVID-19дан 152 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев