Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 100 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә 1 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 38 кеше хастаханәгә озатылган, 62 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 50, Чаллыда — 14, Түбән Камада — 5, Бөгелмә, Буа, Кукмара, Югары Осланда — 3, Әлмәт, Апас, Саба һәм Сарманда — 2шәр, Азнакай, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

27 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 42 360 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 35 975 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 110 кеше.

Барлыгы 2 282 509 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 860 112 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев