Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 80 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә 1 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 27 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 40, Чаллыда — 18, Түбән Камада — 10, Актаныш, Спас, Тукай районнарында — 2,Буа, Алабуга, Зәй, Нурлат, Сарман, Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.

29 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 42 537 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 36 175 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 100 кеше.

Барлыгы 2 287 616 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 860 112 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев