Татарстанда тагын 3 кеше короновирустан үлгән
Пандемия башланганнан бирле 23 декабрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 177 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1932 елда туган бер хатын-кыз, 1953 һәм 1965 елда туган ике ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 23 декабрьгә COVID-19дан 177 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев